Хатирәләр

Кемнең имзасын таныйсыз?
Әти: Кая, керәле! Төшерәле шуларны! Әти урамнан, су буеннан алып кергән табигать нигъмәтләрен өстәл өстенә төзеп куйган. Мин шуларны тегендә-монда эткәләп, әтинең кәгазьләре күренерлек итеп композиция ясаган булдым. Гөмбә, җиләк, чикләвек яратты - үткәненә илткәнгәдер...
Әхәт абый белән еш күрешә идек. Аның кулында еш кына китаплар була иде. Үзенең китаплары. Берсендә минем аның китапларына кызыгып карап торганны күрде дә: - Китапханәләрдә бар бит минем китаплар, ә яңалары кибетләрдә сатыла. Монысын сораганнар иде, сиңа бирә алмыйм, - диде.
Әтинең "Бишек" исемле әсәрен кабат укыдым. Исем китә. Шуның кадәр төзек композиция, тирәнгә алып китүче фикерләр, психологизм... Талантлы язылган әсәр. Ул шуның кадәр җентекләп язылган - кино караган итеп укыдым.
Минтимер ага Шәймиев берәр кая килеп, анда әти дә булса, аны күреп алучан иде. Әти тыйнак, алга чыкмый иде. Ә Президент аны күрә иде. Икекуллап күрешерләр иде, кочаклашырлар иде.  Икесе турында да күп сөйли бу хатирә.
Түбән Каманың Г. Тукай исемендәге Үзәк Китапханәсендә
5 нче гыйнвар​ ​ көнне А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә китап күргәзмәсе оештырылды. Ул язучы һәм публицист Әхәт Гаффарга 75 ел тулуга багышланды.
Әтинең «Бишек» исемле әсәрен кабат укыдым. Исем китә. Шуның кадәр төзек композиция, тирәнгә алып китүче фикерләр, психологизм... Талантлы язылган әсәр. Ул шуның кадәр җентекләп язылган - кино караган итеп укыдым.
Язучы Ринат Мәннанның китабы. Урыннары оҗмахта булсын... Әтинең алтын балдагы миндә. Кайчак шушылай аңа һава сулатып алам, кеше арасына алып чыгам.
«Балачак якында гына, кулны гына сузасы», - мин шулай әйтәм. Баксаң, әти әлләкайчан шулай әйткән икән. «Любовь», 1972

Страницы