

Гаффар дигән нәсел бар
Татар дөньясында Гаффаровлар - шактый абруй казанган нәсел. Балык Бистәсе районының Әшнәк авылында туып үскән каләм ияләре династиясе. Әхәт Гаффар - танылган прозаик, драматург. Рәкыйп Гаффар - гомере буе “Татарстан” радиосында эшләгән журналист. Төпчекләре Ринат Гаффар исә, шулай ук язучылар берлеге әгъзасы. Һәрберсе – кызыклы шәхес. Язучы Әхәт Гаффар белән галим Фәридә Гаффарованың кызлары Сөмбел Гаффарова үзенең нәсел тарихы, якыннары һәм гаиләләрендәге күркәм гадәтләр белән таныштыра.
Нәсел-япьтәр – укылмаган дәфтәр
Әле “динозаврлар исән чакта” башка бала-чага туганнарым белән җәйге каникулга әниемнең авылына – Кукмара районының Камышлы авылына кайта идек. Ул чорны без балаларыбызга үрнәк итеп: “Юньле балалар идек, оныклар да әнә шундый, безнең кебек булырга тиеш ул!” - дип сөйлибез. “Без олылар сүзен дә тыңлаган, без хезмәт белән дә тәрбияләнгән, безнең өметләр-максатлар да якты иде”, - дип көлеп өстибез. Ә бит бу, чыннан да шулай! Без – шәһәр балалары – авылда печән дә ташыган, мал да карашкан, өйне дә җыештырган, көтүгә дә чыккан, бакчада да эшләгән, төнлә «Ночной дозор»гада җитешкән, ишегалдында да уйнаган, клубта да биегән. Безнең өчен болар барысы да җәйге маҗара иде!
Дәү әнием – Саймә Мәүләви кызы бухгалтер да, балалар бакчасында мөдир дә, пионерларның җәйге лагеренда вожатый да булып хезмәт итәргә өлгергән. Кара толымнарын өскә ураган, яшел күзле чибәр хатын ир-атларның башын әйләндереп тә күрсәткән. Дәү әниебез укымышлы иде, мөстәкыйль фикерле. Авылда федераль сайлаулар узганда да, аның янына бер кеше килеп: «Син, Саймә апа, үзең теләгәнне сайла, яме, әмма кешеләргә кем икәнен әйтмә, зинһар. Халык сиңа иярүчән...», - дип әйткәне хәтердә. Шуннан чыгып дәү әнигә карата хөрмәтемне абайлагыз инде.
Дәү әнинең абыйсы Нәкыйп Бөек Ватан сугышы бушлангач та, үзенә бер яшь өстәп, фронтка киткән. Элемтәче булган дип беләм. Хәбәрсез югалган. Нәкыйп абыйның әнисе Мәрьямбикә, улын гомере буе көтә. Әниебез Нәкыйп абыйны төрле юллар белән эзләде, әмма таба алмады шул… Әти исә моның хакта үзенең мине укыган саен елата торган «Әҗәт» хикәясен иҗат иткән. Ә берничә дистә елдан соң, Нәкыйп абыйның прототибын Камал театры сәхнәсенә менгергән «Килмешәк» пьесасын мин яздым.
Мәрьямбикә әби колхоз эшендә күзен сукырайткан, картлыгын өйдә утырып уздырган. Аның «Кыйссаи Йосыф»ны яттан сөйләгәнен апаларым әле дә сокланып искә төшерә.
Дәү әнинең беренче ире Юлдаш шахтада һәлак булганнан соң, дәү әни ике баласын кочаклап тол калган. Шул килеш тә аны кияүгә чакыручылар байтак иде. Шуларның дәү әнидән алты яшкә яшьрәге - дәү әтиебез - Нурмөхәммәт улы Динмөхәммәт иң үҗәте булып чыккан, дәү әнине үзенә карата алган. Шулай итеп, әни белән аның сеңлесе Әлфия үги әти белән үскәннәр. Әмма беркайчан да яңа әтиләреннән авыр сүз ишетмәгәннәр, чөнки бабай аларны шуннан соң туган балалары Фәния һәм Фаил белән бертигез яраткан. Дәү әтинең безгә туган түгел икәнлеген белгәч тә, моңа һич исебез китмәде, берни үзгәрмәде. Гаиләбез эчендә канатлы сүзгә әйләнгән: «Дәү әти бер генә ул!» - дигән сүзен без әле дә елмаеп кабатлыйбыз.
Дәү әти колхозда эшләгән. Аның берара төшке ашка атлы арбада кайтканын көтеп ала идек. Печән җәелгән арбага утыртып, безне су буена алып төшкәндә бездән дә бәхетле кеше булмагандыр. Әти ягыннан Бибигайшә әбине дә, Габдрахман бабайны да мин күреп өлгермәдем. Бабай яраланып авылга кайтарыла, шунда хезмәт итә. Мин әби белән бабайны әтинең аларга карата олы мәхәббәте белән сугарылган әсәрләре аша гына беләм…
Оясында ни күрсә… дә
Әти-әнинең миңа иң зур бүләге – апам Ләйлә. Безнең холыклар икебезнеке ике төрле. Кайчак көләм дә инде: “Син бөтенләй миңа охшамаган, сине балалар йортыннан алганнар бугай!” - дим. Апам бик зирәк, акыллы, белемле, туры сүзле, логик фикерле. Ул – җирдә нык басып торучы үгезбозау, ә мин – Маймыл елында туган сукояр.
Ләйлә апам, минем фикеремчә, төрек теленнән Татарстанның иң яхшы синхрон тәрҗемәчесе. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов, Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган, башка түрәләрнең очрашуларында ул иң мөһим кеше – тылмач.
Бала чактан ук апамның миңа тәэсире зур. Хәтердә, берәр гамәлгә әни рөхсәт итеп тә, Ләйлә апа «юк» дисә, апаны тыңлый идем. Яңа елга Кар кызы, Оле-Лукойе исеменнән миңа открыткалар язу дисеңме, кәгазь курчаклар ясау, матур киемнәр тегеп-бәйләп бирү дисеңме – болар барысы да бала чагымны әкияткә әйләндерде.
Әни элек Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләде. Биналарындагы киң, авыр баскычлар, шыгырдавык паркетлы идәннәр минем өчен бер патша сарае кебек иде. Шунда үземне патша кызы роленә куеп, йөгереп йөрергә ярата идем. Аннан соң әни эшләгән кабинетта – галим Әнвәр Хәйри өстәле каршысына урындык тезеп йоклаган вакытлар да истә.
Әти яшьрәк чагында теннис уйнады, чаңгы шуды, профессионал дәрәҗәсендә фотога төшерде. Төрле борынгы җиһаз, әллә нинди кызыклы иске әйберләр, кызык формалы ботаклар җыйды, агачтан рәссамнарча сыннар уйды.
Әни дә бертуган Максудиларның архивын өйдә тотты. Ул иске кәгазь, гомумән, китап исе минем каныма тәмам сеңде бугай. Борынгы әйберләр, китап-дәфтәрләр, сыннар күрүгә, кан дулкынлана башлый сыман, үземне маньякларча тота башлыйм – ул әйберләрне актару, тотып караудан, алар белән хозурланудан ләззәт алам.
Атаның сүзе – акылның үзе
Әтием язучы Әхәт Гаффар миңа балачакта чаңгы шуган урманнан тиеннәрдән куян күчтәнәче, тиен-төлкеләрнең миңа машинкада басылган хатларын алып кайтучан иде. (Ул машинкада әни әтинең кулъязмаларын басып бирә иде, ул чакта икегә икене куша белмәгәнмен дә инде). Ә берсендә ул зур агач ябалдашына төртеп: «Мин бит балачакта шушында үстем», - дип сөйләп китмәсенме? Инде мин тәмам үсеп беткәч, ул сөйләгәннәрен исенә төшергән идем – хәтерләми булып чыкты. Ә минем ул агач әле дә күз алдымда... Әти язган абсурд әкиятләр минем өчен – «югары пилотаж». Болар барысы да мине әле дә әкият, хыял илендә яшәтә. Миңа алай җиңелрәктер. Ул бер куыштыр. Әтинеке дә шулай булгандыр. Моны әле генә аңлый башладым.
Кулыма каләм тоту да, әлбәттә, әтигә карап башланды. Әле дә күз алдымда – әти төнлә аш почмагында (кухняда) җиз лампа яктылыгында кәгазь өстеннән каләм йөгертә. Мин дә янына утырып, төсле кәгазьләрдән “китап” тегеп, шунда әкият язып утырам...
Әти 2021 елны рәсми туган туган көнендә – 1 гыйнварда (чынында ул 23 декабрьда туган) вафат булды. Вафатына берничә ел кала әти белән безнең аралар тагын да якынайган иде. Аның белән иске фотолар карап сөйләшә, тезгә ноутбук куеп, бергәләп яңалыклар, мәкаләләр укый торган идек. Әтинең юмор хисе дә шәп иде. Әгәр дә мин бөтен квартирны яңгыратып, шаркылдап көлеп җибәрәм икән, димәк, әти яныма килеп йә берәр мәзәк, йә үзе күргәннәрне сөйләп киткән була.
Әтинең бер сүзе бар иде: «Язучы була күрмәгез, каторга эше ул!» Ә үзе мыегы астыннан елмая.
Бүгенге яшь язучыларның күпме мөмкинлекләре бар – язу курслары, драматургия лабораторияләре, фәлән-фәсмәтән – тот да, язучы бул, дигәндәй.
Әтиләр чорында боларның берсе дә юк, ә ул чор язучылары нинди югарылыктагы әсәрләр иҗат иткән! Шуңа исем китә. Классик язучылар әсәрләрен укый-укый, өлгергән язучылар белән аралаша-аралаша, язарга өйрәнгән алар.
Әти китеп барганнан соң, мин аның әсәрләрен яңадан укый башладым. Элек аларны язучы язган әсәр буларак укыдым, ә хәзер һәр бите йөрәккә килеп бәрелә – һәр әсәрендә диярлек үзе, әниебез, без, бабайлар... Кеше табигатен никадәр тирән тоемлый белгән ул! Мин һәр әсәрен, анда көлдерә торган урыннар булса да, күз яше аралаш укыйм.
Әти ике кызыбызны да сөеп өлгерде.
Ирем белән әтигә багышланган сайт ясадык – җентекләп, тырышып, яратып.
Анда әнигә, аның хезмәтенә багышланган бүлек тә бар. Рәхим итеп керегез – www.gaffar.ru.
Ата йөрәге – таудан өлкән, ана йөрәге – диңгездән тирән
Әнием – татар халкына бертуган Максудиларны кайтарган галимә Фәридә Гаффарова. Әни иң якын кешем иде. Аның һәр бармак-тырнагына кадәр күз алдымда.
Вафат булган елында без аның белән Санкт-Петербургка сәяхәткә бардык (ул вакытта Ләйлә апам анда эшли иде), бик күп экскурсияләргә чыктык, күп вакытны бергә уздырганыбызга куанам. Шул ук елны әнием чираттагы мәртәбә Төркиягә командировкага барды. Вафатына бер атна-ун көн кала исә, без аның белән авылга кайтып килдек. Якын туганнары белән уздырган бик җылы сәгатьләр булды ул. Кичен без аның белән авыл урамнарын әйләндек, ул яшьлек хатирәләрен сөйләде. Ә 15 октябрьдә без гадәттәгечә, “Хәтер көне”нә чыктык. Салкын көн
иде ул. Анда да коллегалар, дуслары, танышлары белән күреште. 2006 елның 16 октябрь төнгә каршы исә, әнине «Ашыгыч ярдәм» хастаханәгә
алып китте. Шуннан кайтмады да. Ул төннән соң унтугыз ел узды. Кул гына сузсам да, шул төнгә әйләнеп кайта алам сымак…
Әнинең вафатыннан соң, тормышым икегә бүленде. Вакыт мине бик озак дәвалады. Әмма әле дә әни турында сөйләшү, аның турында язу миңа
авыр бирелә. Мин елый башлыйм.
Әни безне гадел, миһербанлы, татар җанлы итеп тәрбияли алды. Аның безгә текәлгән бер карашы җитә иде – кыек сөйләгән, ялгыш эшләгән җиребездән
капыл туктый идек. Шул ук вакытта ул иң якын, шаярырга яраткан дустым да булды. Кызларыма шундый әни була алсаммы?..
Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач
Кияүгә соң чыктым. Утыз бер яшемдә Зәй килене булдым. Булачак ирем Дима белән мине аның дусты, минем танышым – «Алканат» төркеменең
җырлар авторы, гитарачысы Илназ Гәрәев таныштырды. Уртак тема табылып аралаша башладык. Ул башка шәһәрдә эшләгән чор иде, безне интернет челтәре “тоташтырып” торды. Аның белән миңа гаҗәеп җиңел булды.
Музыка, җыр текстлары турында сөйләштек, интернет аша шахмат-шашка уйнадык. Әле ул миннән алты яшькә кечерәк. «Синең рухтагы кешең булса, син аны шунда ук тоярсың» диләр бит әле? Менә минем дә шулай булгандыр. Озакка сузмады, Казанга кайтып урнашты. Аннары никах укыттык.
Әйе, көтмәгәндә-нитмәгәндә, кияүгә фәкать үз милләтең кешесенә чыгарга кирәк дисәк тә, язмыш шулай хәл итеп куйды. Ул – IT программист. Икебез –ике дөнья кешесе, әмма бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшибез. Әле электргитарасында да уйный. Кыскасы, иремнән уңдым, шөкер.
Балалы өйдә гайбәт булмас
Өлкән кызыбыз Суфия 29 февраль көнне туды. Шунда туктап та буладыр, чөнки аның турыда барысы да аңлашылды. Бер сәгатькә иртәрәк кыймылдаса, туган көне кешечә – ел саен булыр иде. Кызыбыз айти юнәлешле сыйныфта укый, җидедә инде. Сабый чагыннан бирле бигрәкләр дә юмор хисенә бай булды. Айтишник булмаса, стендап-комик булыр инде, дип көләбез. Миннән берәр нәрсәгә рөхсәт сораса, «Юк» - дип әйткәнче (ике секунд уйлап алам) – Ә нигә юк? – дим. Ул сораган нәрсә саулыгына, башкаларга зыян китерсә, мин каршы! Юк икән, рөхсәт итәм. Шуңа күрә дә, Суфия хәзер үзсүзле, иреген кысканны яратмаучы, горур кыз булып үсәдер дә. Хәерлесе булсын, Ходай сакласын!
Көтеп алынган кече кызыбыз Айшә безне бөтенләй башка дөньяга алып кереп китте. Ул - үзгә булып туган кыз. Хәзер бөтен тормышыбыз аның тирәсендә әйләнә.
Аның алга атлаган һәр адымы – зур шатлыгыбыз, җиңүебез.
Кайчак сискәнеп китәм. Дөрестән дә, әниме мин? Ике бала табып, алар өчен җавап биреп яшәгән чагыммы соң бу?.. Мин бит... һаман “динозаврлар исән чакта”гы газиз олыларыбыз җилкәсенә мохтаҗ кызбаламын. Әмма бүген “олы” дигәннәре үзем шул…
Мөршидә Кыямова әзерләде
Фотолар гаилә альбомыннан
"Гаилә һәм мәктәп" журналы


Кайчак кешеләрне танымыйча
табынабыз, шуңа абынабыз.
Таныганда табынылган чакны
терсәкләрне тешләп сагынабыз,
сыңар канат белән кагынабыз,
кысыр болыт булып агылабыз, -
Бермуд өчпочмагы янына без...
Ә шулай да, икебез дә, туган,
абынсак та, торып басар өчен
яратылган татар каныннан без!
Бүген икәү Чулман ярында без,
Чулман-яр астында шәҗәрәбез...
Ильяс Гарипов,
Олы Әшнәк авылы мәктәбенең тарих укытучысы
(фотода: тарих укытучысы Ильяс Гарипов, аның тормыш иптәше - география укытучысы Венера Гарипова һәм язучы Әхәт Гаффар)
19.04.2017


Синең язганнарың Татарстанда гына түгел, элегрәк заманны искә төшерсәк, СССРдагы, чит илләрдәге төрле халыклар телләрендә нәшер ителде. Инде, ниһаять, иҗат үрнәкләреңнең Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителүен мин рухланып кабул иттем, ихлас күңелдән шуңа лаек дип саныйм.

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев: Әхәт Гаффарга нәкъ менә Тукай премиясе җитми. Ул бу югары бүләккә лаек.



Әхәт Гаффар иҗаты әзерлекле, белемле укучылар өчен генә дисәк, инкарь итүче булмас. Тик ни гаҗәп: язучының стиле ничек кенә катлаулы булмасын, сүз Тукай турында барганда, аны җырлап, бар дөньяңны онытып укыйсың. Гаффар тудырган Тукай дөньясында, үзең дә сизмәстән, яши башлыйсың. Соңгы ноктасына җитеп, укып тәмамлагач та, Гаффарның Тукае йөрәктә кала, бик озакка әсәрләнеп йөрисең. Вакыт узып, кабат шул ук "Дәрья башы"н һәм башкаларны укыганда бөтенләй башка яңа хис-кичереш өермәсенә кереп китәсең. Һәр укыганда яңа әсәр укыгандай онытылып-йотылып укыйсың. Әхәт Гаффарның метафорага корылган серле, тирән фәлсәфи теле аша Тукай образы киңкырлы, үзенчәлекле, татарның бердәнбер үксез даһи улы булып сурәтләнә. Милләтемнең газиз улын кызгану белән беррәттән соклану-горурлану, аның бөеклеген зур шатлык аша кабул итү кебек каршылыклы хисләр дулкынын тудыра язучы.



Әйтик, соңгы елларда әдәбиятка килгән яшь язучы Әхәт Гаффаровны алыйк. Әхәт нибарысы бер генә китап, юка гына "Әҗәт" исемле беренче китабын чыгарып өлгерде. Ләкин аның шушы китабы да калын-калын томнар чыгарып ятучы кайбер язучыларның иҗатларыннан кадерлерәк. Ни өчен? Чөнки әдәбиятыбызда яңа кеше туды, яңа автор килде, чын язучы яралды. Бу инде әдәбиятта очраклы кеше түгел. Чөнки ул заманның үзеннән, кайнап торган тормышыбызның үзеннән килә. Салкын күзәтүче яки эчпошыргыч беркетмәче булып түгел - актив көрәшче булып килә. Аның көрәшче икәнлеген шушы нәни генә китабы да ачык раслый. Әхәт үзе язган темаларны йөрәге, күңеле аша уздыра ала, үзенең тормышка актив мөнәсәбәтен ышанып һәм ышандырып әсәр геройларына тапшыра. Мәсәлән, "Әҗәт" хикәясендәге Мәрьям әби образын алыйк. Гомере буе илгә, халыкка тугры хезмәт иткән, намуслы эшсөяр бу кеше үзенең дөньядагы зур бурычын аңлавы белән безне таң калдыра.
Әхәт Гаффаровның теле, язу стиле, ритмы, эчке яңгырашлары һәммәсе дә заманча, үзенчәлекле. Берүк вакытта аның әсәрләре нәкъ без алда әйтеп киткән боҗраларның берсе. Анда телебезнең сыгылмалы яңгырашы да бар, анда күңелне тетрәтерлек вакыйгалар да бар, алар барысы да безнең халыкныкы, безнеке. Ул үзенең кешелекле, нечкә күңелле, яшәешнең бәйрәм генә түгел, бәлки зур бурыч икәнлеген дә аңлап эш итүче персонажлары-образлары аша безне яктылыкка өнди, киләчәккә булган ышанычыбызны ныгыта. Бу сыйфатлар барысы да язучының үзеннән, аның эчке дөньясыннан, аның иманыннан, яшәүдәге активлыгыннан килә. Салкын кан белән, суык йөрәк һәм бары тик расчет белән генә иҗат ителгән образлар караңгы базда үскән бәрәңге сабаклары төсле төссез булалар һәм бервакытта да җимеш бирмиләр.
Чыг.: БҮГЕНГЕ ӘДӘБИЯТТА ЗАМАНДАШ ОБРАЗЫ (Фәрваз Миңнуллин белән радиоәңгәмә). 17 июль, 1975, Казан.