Әти дә яшь булган. 1976 елда Мәскәүә басылган "Мы молодые" альманахында Әхәт Гаффарның "Әҗәт" хикәясе урын алган. Башка яшь язучылар арасыннан әтине дә сайлап алулары - зур дәрәҗә һәм зур өмет булган. Хәзер альманахны карыйм, язмаларны укыйм - никадәр зур вакыйга булган бит бу татар язучысы өчен! Горурланам.
Әлеге сылтамага кереп, Әхәт Гаффарның иҗатына карата язылган сүзләрне дә укый аласыз.