Дөньяга килгән көнне
Нигә көяргә ди миңа, –
Яңа тудым бит әле!
Шушы туган бер көнемне
Гомерлегем ит әле.
Аяз көндә, яшен булып,
Мин бит әле үтмәгән,
Ә син, күк күкрәүдәй тулып,
Мине әле үпмәгән.
Әле ярый бу дөньяга
Мин бит әле туганмын,
Җирдән Кояшка кадәрле
Сине күреп кунганмын.
Сине танып уңганмын да
Синсез калгач туңганмын.
Ә кайчандыр, әллә кайчан
…Динозавр булганмын.