I-II-III-IV Россия Дәүләт думаларында татар депутатлары

“Без бар идек, бүген дә бар, моннан соңара да булачакбыз!” “Мин әйтәм: без үзебез бер милләт булып Русиядә яшәячәкбез!”  Бу сүзләрне Россиянең III Дәүләт думасының 1910 елның февраль һәм октябрь айларында узган утырышларында “Россия империясендә гомуми башлангыч белем бирүне кертү“ турындагы закон проектын  караганда ясаган чыгышларында депутат Садри Максуди әйткән. Аның бу ике чыгышын да рус газеталары һәм барлык татар вакытлы матбугаты төрлесе-төрле комментарийлар белән бастырып чыгарганнар. Дүрт гасырга якын элек үзенең дәүләтчелеген югалткан, гасырлар буенча буйсындырылган хәлдә яшәргә мәжбүр ителгән татар халкының ХХ гасыр башында кабынып киткән милли хәрәкәте идеологларының берсе булган С. Максудиның  Дәүләт думасы мөнбәреннән рус шовинистларына жавап итеп әйтелгән әлеге сүзләренең бүген дә актуаль яңгыравы кызганыч, әлбәттә.    

ХХ гасырга кергәндә Россия имериясе хөкүмәте алдында Россияненең дәүләт төзелешен яңартуда ике юл торган. Аларның берсе— канлы революцион үзгәртүләр, икенчесе—эволюцион үзгәрешләр, ягьни илдәге сәясәтне үзгәртү, яңарту юлы булган. Икенче юл либерал буржуазиянең дә, яңа либерал идеяләр белән янган яшь буынның да фикерләренә туры килгән. Шуларны исәпкә алган император  Николай II 1905 елның 17 октяберендә “Дәүләт төзелешен камилләштерү” турындагы Манифестын игьлан итәргә мәҗбүр була. 

1905 елның 11 декабрендә сайлаулар турында яңа закон (беренче закон 6 августтта  Николай II  Манифесты белән игьлан ителеп, Манифест проектын эшләгән эчке эшләр министры А.Г. Булыгин Думасы булып кереп калган) чыга. Шулай итеп, Россия империясендә 1906 елның февраль-март айларында I Дәүләт думасына сайлаулар уза һәм барлыгы 499 депутат сайлана. Дәүләт думасының беренче чакырылыш утырышы 1906 елның 27 апрелендә Петербургта Таврический сараеның Ак залында ачыла. Утырышта Россия империясендә яшәгән 20 миллионлы мөселман халыклары сайлаган 22 депутат та катнаша. Алар арасында  10 татар депутаты да — С. Алкин, А. Әхтәмов, Г. Бадамшин, С. Җантурин, С. Максютов, Ф. Миңлебаев, Ш. Сыртланов, М. Рәмиев, К. Тәвкилев, Ш. Хөсәеновлар да була. Россия тарихында зур яңалык һәм революцион көчләрнең зур җиңүе дип кабул ителгән Думага мөселман халыклары арасында сайлаулар  компаниясен оештыруда һәм 22 мөселман депутаты сайлауга ирешүдә 1905 елның август аенда оештырылган Бөтенрусия мөселманнарының “Иттифак эл-мөслимин” партиясенең роле зур була. Чөнки аның Программасында —Россия составындагы төрки халыкларның милли-мәдәни яктан үзбилгеләнү хокукы турындагы пункт та бар. Иттифак партиясенең дә, кадетларның да сайлау алды тактикалары аваздаш була һәм бу бердәмлекнең нәтиҗәсе буларак, Думага зур күпчелек белән уза алган кадетлар партиясе 161 депутаттан торган парламент фракциясе оештыра. Мөселман депутатларының күбесе кадетлар фракциясенә керә. Әмма инде июнь урталарында мөселман депутатлары үз фракцияләрен— Мөселман фракциясен төзу турындагы фикергә киләләр һәм  21 июньдә фракциянең 7 кешедән — Г. Тупчибашев (рәис), С. Алкин, Ә. Әхтәмов, С. Жантурин (секретарь), И. Зиатханов, М-З. Рәмиев( казначы), Ш. Сыртлановтан торган бюро төзелә. Саналганнарның барысы да Мөселман фракциясе һәм күбесе Иттифак партиясе әгьзалары да булалар. Шунлыктан, алар II Думада закон проектлары каралганда Иттифак  партиясе программасына таянып эш итәләр. Татар депутатларының Россия дәүләт думаларындагы эшчәнлекләренә бәя биргәндә аларның эшчәнлекләрен татар халкы өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә катнашканнар, аның гына мөнфәгатьләрен яклаганнар дип дип әйтеп булмый. Татар депутатлар дүрт Думада да Россиядә яшәгән һәм инде III-IV Думаларга депутат сайлау хокукыннан мәхрүм ителгән башка мөселман халыклары исеменнән дә эш иткәннәр. (Мәсәлән С.Максуди III Дәүләт думасы ябылган соңгы утырышта да (1912 елның 9 июнендә) җирләреннән мәхрум ителгән Төркестан халыклары өчен мөһим булган Җир мәсьәләсен хәл итмичә торып Думаны ябарга ярамаганлыгын һәм III Думаның әлеге мәсьәләне хәл итмичә торып таралырга хакы юклыгы турында чыгыш ясый).   

I Дәүләт думасына сайланган депутатларның белем дәрәҗәләре шактый югары була. 22 мөселман депутатының 15 е югары һәм урта белемле, 7 депутат мәдрәсә һәм мәктәп бетергән,  алар  арасында  8 юрист, 4 мулла, 2 сәүдәгәр, 1 золотопромышленник була.

Россиядәге милләтара һәм дини каршылыкларны җайга салу максаты белән Николай II 1905 елның 17 апрелендә министрлар советы әзерләгән “Об укреплении начал веротерпимости” положениесен раслый. Ләкин  дин тоту иреге турында әлеге карар чыкса да, законда төрле  чикләүләр кала бирә. Шуңа күрә, мөселман булмаган халыкларның вәкилләре  (поляк, фин, еврей һ.б.) - барлыгы 151 депутат кул куйган “Гражданлык тигезлеге турындагы законнарның төп положениеләре” дигән закон проектын Думага керткәндә мөселман депутатлары да кул куя. Ә. Әхтәмов бу закон проекты Думада каралганда мөселман халыкларының хокуклары чикләнгән пунктларны санап чыгыш ясый. Әмма милли мәсьәләләр турында кавказ халыклары исеменнән ясалган И. Зиатханов чыгышы да (ул әзербайҗаннар белән әрмәннәр арасындагы кораллы бәрелеш турында сөйли) Дума тикшерүләренә кертелми, аларның чыгышларына игьтибар бирелми. Гомумән, милли мәсьәлә Думада икенче планда кала.    
   
I Думада беренче планда җир мәсьәләсе тора. 8 май көнге утырышка кадетлар фракциясе тарафыннан аграр реформалар проекты тикшерүгә куела. Шулай ук, трудовиклар группасы әзерләгән һәм 104 депутат кул куйган закон проекты да әлеге утырышка тәкьдим ителә. Бу ике проектны да тикшерү һәм берләштерү өчен аграр комиссиясе төзелә һәм бу комиссиягә 3 татар депутаты кертелә. Болар - Ә. Әхтәмов, С. Җантурин, Ш. Сыртланов. Мөселман фракциясе кадетлар фракциясе тәкьдим иткән проектны яклый, чөнки  аларның проекты Иттифак партиясе программасындагы аграр реформалар платформасына аваздаш була. Шулай да, мөселман депутатлары җир  мәсьәләсе каралганда кадетлардан үзгәрәк позициягә басалар, чөнки аз җирле һәм җирсез рус крестьяннарын җирле итү Россия империясе чикләрендә яшәгән төп халыклар - мөселман халыклары - башкортлар һәм Төркестан - дала халыклары исәбенә алып бару күздә тотыла. Думада әлеге мәсьәлә каралганда башкорт халкы исеменнән Ш. Сыртланов чыгыш ясый һәм ул Дәүләт думасыннан башкортларның законсыз алынып рус крестьяннарына, җир биләүчеләренә бирелгән җирләрен кире кайтарпуларын сорый. Ш.Сыртланов башкортларның һәм кыргыз-казахларнның законсыз алынган җирләрен кире кайтаруны сорап Министрлар советына запрос ясый һәм әлеге запроска 53 депутат кул куя. Җир мәсьәләсе  Думада каралган төп мәсьәләгә әйләнә һәм бу мәсьәлә мөселман депутатлары катнашы белән милли төсмер дә ала, чөнки алынган җирләрнең барысы да мөселман халыкларының җирләре булган. Дума бeлән хөкүмәт арасындагы җир мәсьәләсендәге әлеге көрәш Дума файдасына хәл ителер дип көтелә. Монда мөселман фракциясенең, бигрәк тә татар депутатларының тавышлары көчле яңгырый. Ләкин хөкүмәтнең бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдергән һәм кискен рәвештә җирбиләүчеләрнең җирләрен крестьяннарга сатып алу юлы белән кире кайтаруга каршы төшкән Белдерүе 20 июль көнне матбугатта чыга. Моңа җавап итеп Дума аграр комиссиягә, бөтен Россия халкына Мөрәҗәгать әзерләүне тапшыра. Думада әлеге текстны тикшергәндә Г. Тупчибашев (әзербайҗан депутаты) Мөрәҗәгатьне Россиядә яшәгән барлык рус булмаган халыкларның телләренә тәрҗемә итеп вакытлы матбугатта бастырып чыгару кирәклеге турындагы тәкьдим белән чыга. Ләкин Николай II әмере белән 9 июльдә I Дума ябыла. Шулай итеп мөселман депутатлары үзләрен борчыган күп мәсьәләләрне күтәреп чыга алмыйча калалар.Патшаның бу манифестына протест йөзеннән Думаның 230 га якын депутаты Выборгка чыга һәм “Халыкка халык вәкилләреннән” дигән Мөрәҗәгать яза. Татар депутатлары арасыннан Мөрәҗәгатькә С. Алкин, Ә.Әхтәмов, С. Җантуриннар кул куйган. Кул куйган депутатларның 167 се 3 айга төрмәгә ябыла.

I Дәүләт думасы аз вакыт кына яшәп калса да, зур һәм әһәмиятле закон проектлары эшли алмаса да, аның  Россия халкы исеменнән сайланган депутатларның, бигрәк тә мөселман, татар депутатларының сәяси, милли йөзен ачыклауда, аларның Россия сәясәтенә аяк басуда һәм  үз халыкларының сәяси, милли проблемалары белән Россия күләм, дөньякүләм аренага чыгуда роле зур була. Думада мөселман фракциясе төзелү —буйсындырылган, кимсетелгән һәм тигез хокукларга омтылган мөселман халыклары, бигрәк тә, милли көрәштә лидерлык иткән татар халкы өчен сәясәттә беренче зур адым була.

I Думада мөселман, татар депутатлары өчен әлегә төп мәсьәлә булып һәр халыкның дини-мәдәни үзенчәлекләрен саклау, мөселман халыклары өчен хаким милләт булган рус халкы белән бертигез хокукларга ия булу мәсьәләләре төп максат булып тора. Бу алдагы Думаларда да шулай булып калачак.Тел, мәктәп, дин — бу өч мәсьәлә алдагы II—III Думаларда да мөселман, татар  депутатлары үзләре теләгәнчә хәл ителергә тиешле иң мөһим мәсьәләләр булачаклар. Мөселман фракциясе, беренче чиратта, мөселман халыкларын милләт буларак саклап калачак тел, мәктәп һәм дин турындагы проблемаларны законнар нигезендә хәл иткәннән соң гына Россиядә яшәгән барлык халыклар өчен дә әһәмиятле булган экономик мәсьәләләр буенча башка партияләрнең фракцияләре белән берләшеп  эшләячәкләр. 

1907 елның январь-февраль айларында II Дәүләт думасына сайлаулар уза һәм II Дума I Думага караганда “сулырак” булып чыга. II Думага барлыгы 518 депутат сайлана, шуланың 187 се рус булмаган халыклар вәкилләре булса, 187 депутатның 36 сы мөселман депутаты була. Социаль хәлләре буенча — 5 җирбиләүче, 8 мулла, 12 зыялы, 4 сәүдәгәр, 4 крестьян, 1 эшче сайлана. Болардан С. Максуди, Ш. Тукаев, Г. Мусин, К. Хәсәнов, К. Тәвкилев, Ш. Мәхмутов, Х. Атласов, М. Хәсәнов, Ш. Сәйфетдинов, М. Максютов, Г. Бадамшин, Ә. Нәҗметдиновлар Казан, Уфа губерналарыннан, Оренбург, Әстерхан, Самарадан сайланган татар депутатлары. Шулай итеп, Петербургның  II Дәүләт думасы утырышлары барган зиннәтле сараеның залында аксөяк депутатлар белән бергә чалмалы, чапанлы, түбәтәйле мөселман депутатлары да утырган һәм алар, булдыра алганча, Дума эшләрендә катнашканнар. II Думада да Мөселман фракциясе төзелә һәм җитәкчесе К.Тәвкилев була. 4 татар депутаты (Х. Атласов, Г. Бадамшин, К. Хәсәнов, Ә. Нәҗметдинов) трудовиклар фракциясенә керәләр. Группа 21 апрельдән К. Хәсәнов редакторлыгында “Дума” исемендә гәзит чыгара башлый. Гәзитнең беренче санында ук “Мөселман хезмәт тайфәсе” фракциясенең платформасы басыла һәм алар, Иттифак партиясеннән аермалы буларак, хезмәт халкы интересларын яклаячакларына басым ясыйлар. (Гәзитнең кыйбласын билгеләүче һәм күп мәкаләләрнең авторы Фуад Туктаров була). Гәзит Думаның килешүчән табигатьле сәясәтен тәнкыйтьли, аның хөкүмәтнең сәяси  тәэсире астында яшәвен һәм бары тик киңәш хокукына гына ия булуын күрсәтә.

С. Максуди беренче утырышта ук мөселман фракциясе исеменнән II Дәүләт думасының Президиумына секретарь итеп сайлана.  

II Дәүләт думасының да (Дума 20 февральдә ачыла) игьтибар үзәгендә Җир мәсьләсе тора. Һәр фракция үз программасын әзерләп бирә. Мөселман фракциясе исеменнән Х. Хайский Думада  ясаган чыгышында кадетлар фракциясе программасын яклый, шулай ук кырым татарлары исеменнән Р. Медиев, башкортлар исеменнән Ш. Сәйфетдинов, казахлар исеменнән Б. Каратаевлар Дума мөнбәренә күтәрелеп үз халыкларының аяныч хәлләре турында сөйлиләр. П.А. Столыпин докладына җавап итеп “Думачылар” группасы исеменнән  ясаган чыгышында К. Хәсәнов җирбиләүчеләрнең генә түгел, җәмгыятьләрнең дә хокукларын саклауны таләп итә. Мөселман депутатлары  аграр мәсьәләне  милли мәсьәләгә бәйләп карыйлар. Думадагы иң күп санлы җир эшләре комиссиясенә хәтта 5 мөселман депутаты, Г.Тупчибашев исә комиссиянең рәисе итеп сайлана. Әлеге комиссия җирләре эчке Россиядән күчеп килгән рус крестьяннарына бүлеп бирелгән казахларның хәле турындагы мәсьәләне карау өчен төзелә. Соңарак С. Максуди Г. Тупчибашевның Думадагы эшчәнлегенә бәя биреп: “Аның бу комиссиядә эшләгән эшләрен мөселманнар тарафыннан һичбер вакыт онытылырга тиеш түгел”, дип язачак. С. Максуди үзе тагын  дин эшләре буенча төзелгән комиссиягә дә керә һәм ул әлеге комиссияләргә сайланган 3-5 мөселман депутатының гына бу эшләрне башкарып чыгуда акыллары да, көчләре дә җитәрлек булмавына басым ясап, бөтен Россия мөселманнарыннан ярдәм сорап  “Йолдыз” гәзитенең 13 апрель санында “Барча мөселман кардәшләргә ачык хат” белән чыга. Ул шул рәвешчә мөселман халыкларын милли һәм сәяси проблемалар һәм үз милләтләренең киләчәк язмышы турында уйланырга чакыра, аларда сәяси фикерләүне үстермәкче була. II һәм III Дәүләт думалары эшләгәндә мөселман фракциясе каршында  Бюро төзелә,чөнки шул Бюрога кергән Иттифак партиясенең кайбер әгьзалары Петербургка килеп, шунда яшәп фракциянең эшенә ярдәм итәләр.”Усал“ кушаматы белән чыккан “I—II—III Дәүләт думаларында мөселман депутатлары һәм аларның кылган эшләре” дигән китапта  ачы телле Ф. Туктаров язганча әйтсәк, “Мөселман депутатлары тирәсендә камчат бүрекле, вә якасыз толыплы, Төмән вә Троицк ягыннан башлап, биленә киң каеш буган, тишек чалбарлы, төпсез итекле мөселман эсерларына кадәр була. Монда Русия мөселманнарының һәммә сыйныф вә партияләреннән вәкилләр җыелганнар вә гомум милләтнең файда вә хәҗәтләрен киңәшә вә сөйләшә иделәр”.

II Думада Россия хөкүмәте милли сәясәтенең русификаторлык характерына басым ясалып әйтелә, башлангыч белем бирүнең хөкүмәт мәктәпләрендә рус телендә алып барылуы мөселман халыклары арасында ризасызлык тудыруы турында К. Хәсәнов сөйли. Николай II тарафыннан игьлан ителгән “Инородецлар өчен башлангыч мәктәпләр турында” указындагы  мөселман балаларын милли рухта, ислам дине кысаларында тәрбияләүне тагын да кыса, чикли торган правилаларына каршы мөселман депутатлары (31 депутат кул куйган) Думага 1906 ел 31 март правилаларын юкка чыгару турында гариза-запрос ясыйлар. Әлеге запрос буенча Думада мәгариф буенча комиссия төзелә, комиссиягә 3 мөселман депутаты кертелә, татарлардан М. Мәхмүтов сайлана.
             
Мөселман фракциясе II Думага өч ай эчендә 2 закон проектына өстәмәләр әзерли, шуларның берсен Җомга конен  ял  көне итү турындагысын хәзерләүдә Й. Акчураның ярдәме зур була. 

II-III думаларның иң эшчән депутатларыннан булган С. Максуди үзенең депутатлык вазыйфаларына бик җаваплы карый. Ул депутат булып сайланганда 4 төрле эш эшләргә вәгьдә биргән була.Болар:

“1. Мөселман фракциясе булып һәрбер мөселман депутатының бергә оешып эшләүләренә ирешү.
2. Мөселманнарга зарарлы кануннарның чыгуына каршы тору.
3. Мөселманнаргы кирәкле эшләрне, кануннарны Дума аркылы чыгарырга тырышу.
4. Мөселманнарга кагылышлы мәсьәләләр каралганда Дума мөнбәреннән сөйләү”.
Бу С. Максудиның гына түгел, Думадагы  барлык татар депутатларының  һәм Мөселман фракциясенең тоткан позициясе дип әйтергә кирәк.

Әмма, ни кызганыч, патша хөкүмәте һәм аның сәясәте белән шактый оппозициядә эшләгән II Дума хөкүмәт белән уртак тел таба алмый һәм инде 3 июндә таратыла. 3 июньдә сайлаулар турында яңа закон чыга, рус булмаган халыкларның сайлау хокуклары тагын да чикләнә. 3 июнь законы нигезендә күп милләтләр сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгәнлектән 20 миллионлы мөселман халыклары Россиянең III Дәүләт думасына бары тик 10 депутат кына сайлый ала. III Дума иң озын гомерле Дума була, ул 1912 елның 9 июленә кадәр эшләп, 5 еллык срогын тутырып тарала.

III Думада  8 кешедән торган Мөселман фракциясе төзелә һәм кабат депутат итеп сайланган К.Тәвкилев фракциянең рәисе, С. Максуди секретаре була. Думага сайланган  442 депутатның 154 е октябристлар була һәм инде III Думада алар фракциясе идарә итә. 8 кешедән торган мөселман фракциясенә әнә шул көчле, күп санлы фракцияләргә каршы торып эш итәргә, ягьни төрле закон проектлары караганда татар халкына, мөселман халыкларына тигез хокуклар таләп  итеп чыгышлар, төрле запрослар ясарга, төрле законнарга  мөселман халыклары мәнфәгатьләрен кайгырткан өстәмәләр кертү турындагы документларны утырышка куяр өчен  кадетлар, трудовиклардан подьписләр җыярга, октябристлар фракциясенең либералрак фикерле депутатлары белән сөйләшүләр алып барырга, Дума мөнбәреннән нотык сөйләгәндә  шовинистлар тарафыннан куып төшерелгәч тә, кат-кат чыгып үз фикерләрен якларга туры килә. Әмма вакытлы матбугат битләрендә  рус шовинистлары  һәм татар эсерлары, зыялылары тарафыннан туктаусыз сүгелеп торган һәм III Дәүләт думасының 442 депутат арасындагы 8 кешедән торган мөселман фракциясе, ягьни Котлуг Мөхәммәд мирза Тәвкилев, Шакир Тукаев, Галиәсгар мирза Сыртланов, Шәрәфетдин Мәхмүтов, Гали бәк Хасмөхәммәдов, Җиһангир Байбурин, Гайсә мирза Еникеев, Садретдин Максудовларның тавышы Дума мәҗлесләре барган залда 5 ел буена яңгырап тора. Белемнәре, яшәү рәвешләре, тоткан сәясәтләре, кәсеп-хезмәтләре төрле булган әлеге депутатларның бер фикергә килеп мөселман фракциясенә оешуларының асылында бергә эш итүнең мөһимлеген аңлаулары һәм татар халкына, мөселман халыкларына хезмәт итү ята. С. Максуди, Думаның һәр хаким милләт, партияләр өчен үзенә файдалы бер эшне алырга тырышкан көрәш мәйданы икәнен күрсәтеп, мөселманнарның әлеге көрәш мәйданында буйсындырылган милләт вәкилләре һәм мөселман фракциясенең дә, шуңа күрә, милли фракция икәнлеген әйтә. Милли фракцияләр бергә берләшергә тырыша, ә аларны берләштергән нәрсә— аларның дине, теле, әдәбияты. III Дәүләт думасында мөселман фракциясенең бергә оешып хәрәкәт итүенең сәбәбе дә, эшлисе эшләренең максаты да шулдыр,  ди ул үзенең ”Йолдыз” гәзитенең 1908 ел 7 июль санында чыккан мәкаләсендә. 

III Думаның беренче ел эшчәнлеге вакытында гына да  йөзләгән утырыш була, шул арада Думадан 613 закон проекты үтә, шуларның 250 се карала һәм кабул ителә, 18е кире кайтарыла, 5 сен Дума кабул итми. Татар депутатлары шушы закон проектлары каралганда , теге яки бу проектны яклап яки киреп кагып, өстәмәләр тәкьдим итеп Дума мөнбәреннән беренче елда гына да 13 тапкыр — С. Максудли 4, Г. Сыртланов 3, Г. Еникеев 1, К.Тәвкилев 1, Г.Хасмөхәммәдәв 4 тапкыр чыгыш ясыйлар.

III Дәүләт думасында иң беренче каралган закон проекты Россиядәге башлангыч укуны гомумиләштерү турында була. Махсус мәгариф комиссиясе төзелә һәм мөселман фракциясеннән бу комиссиягә Гайсә мирза Еникеев керә. Мөселман фракциясе поляк вәкилләре белән берләшеп, закон проектына  “ Бу хөкүмәт мәктәпләрендә укыту иң элек шундагы җирле халыкның дини аерымлыкларыннан һәм  дини  ихтыяҗларыннан, милли гореф-гадәтләреннән чыгып хәл ителергә тиеш” дигән пункт өстиләр. Ләкин закон проектын тикшергәндә зур, кызу бәхәсләргә китергән әлеге пункт, күпчелек тавыш белән, закон проектына кертелми кала.

Мөселман депутатлары арасында үзенең белем дәрәҗәсе  (Сорбонна университетының халыкара  дипломлы юристы),  5—6 тел белүе һәм   Россия, дөнья сәясәте турында  үз фикере булган һәм шуны Дума мөнбәреннән әйтә алган С. Максуди башкалардан аерылып торган.     

III Думада  эшләгәндә С. Максуди төрле комиссия утырышларында 100 дән артык  чыгыш һәм Дума мәҗлесләрендә 15ләп нотык сөйләгән. Аның Дума мәҗлесләрендә сөйләгән һәрбер нотыгы вакытлы татар матбугатында, бигрәк тә, “Йолдыз” гәзитендә, рус гәзитләрендә басылып барганнар. Аның 1910 елда мәгариф министрлыгының һәм тышкы эшләр министрлыгының бюджетын караганда, 1911 елда панисламизмга каршы, Төркестан җирләренең шунда яшәүче мөселман халыкларының җирләре икәнлеге турындагы, 1912 елда  Бубиларны яклап сөйләгән нотыклары “Йолдыз”,”Нур,” “Русская речь”, “Новая жизнь”, “Россия” кебек гәзитләрдә басылганнар һәм киң җәмәгатьчелектә яңгыраш алганнар. Төрле сәясәт тоткан  татар һәм рус гәзитләренең аның нотыкларына, Думадагы эшчәнлегенә мөнәсәбәтләре дә, бәяләре дә төрлечә булган.”Кояш”, “Дума”, “Казанский телеграф” кебек гәзитләрендә  татар депутатларының да, Мөселман фракциясенең дә эшчәнлекләре турында тискәре карашта торган мәкаләләр еш басылган. 

Бүгенге көнгә кадәр тиешенчә хәл ителеп бетелә алмаган уку-укыту мәсьәләсенең, мәктәпләр проблемасының  ХХ гасыр башыннан ук  килгәнен күрәсең дә Россия дәүләтендә милли сәясәтнең, ничә мәртәбә властьлар алышынуга да, дөньяви сәясәтнең үзгәрүенә дә карамастан,  никадәр тотрыклы икәнен  тирәнрәк аңлыйсың.

Башлангыч мәктәпләрдә гомум белем бирү турындагы закон проекты III Думада да  2 мәртәбә — 1908 һәм 1910 елларда карала. С. Максуди, Г. Еникиев, Ш. Тукай бу мәсьәлә каралганда, “Йолдыз” гәзитендә басылган нотыкларыннан күрелгәнчә, 4 мәртәбә чыгыш ясыйлар. Алар  әлеге закон проектына шундый өстәмәләр бирәләр.
1. Мөселманнарга махсусый башлангыч школаларда рус теленнән башка фәннәрнең укытылуы үз ана телебездә булсын.
2. Мөселман балалары аз булган җирләрдәге мәктәпләрдә аларның үзләренең телләре һәм диннәре укытылу кануни тәэмин ителсен.
3. Мөселман балалары укыган махсусый школаларда аларның укытучылары мөселман булсын.

1907 елның 1 май мәҗлесендә  үк  инде  С. Максуди 1908 ел өчен мәгариф министрлыгы бюджеты мәсьәләсе каралганда Россия мөселманнарының иң югары налог түләүләренә дә карамастан, мөселман мәктәпләрен тоту чыгымнарының бюджетка кертелмәве турында сөйли. Ә инде III Думаның 1910 елның октябрь аенда узган утырышында Г. Еникиев белән С. Максуди әлеге мәсьәләне кабат күтәреп чыгалар. С. Максуди үзенең чыгышында:  “Бу мәсьәләнең ничек хәл ителүе —хөкүмәтнең мөселманнарга булган мөнәсәбәтен ачык күрсәтәчәк. Русиядә мөселманнарга булыргамы, булмаскамы? Бездә шундый бер тәкатъ тота алмаслык иҗтиһад бар, ул һәрбер кысуларга, изүләргә каршы торачактыр. Безнең мәктәпләребез милләт фикере,теләге аркасында барлыкка килгән һәм яшәгән нәрсәләр. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телемезне саклый алуымызга бәйледер. Милләтнең нигезе — телдер. Иң мөһиме — телнең башлангыч мәктәпләрдә өйрәнелүедер. Әмма ул гына җитми, укуханәләрдә телемез укытылса, без калырбыз, укытылмаса, акрынлап бетәрбез”, ди.

Россиядә яшәүче барлык милләтләр өчен дә башлангыч гомум белем бирү турындагы закон нигезендә барлык халыкларның балалары башлангыч белемне бары тик рус телендә генә алырга тиеш булалар. Бу школаларда ул халыкларның диннәре һәм гореф-гадәтләре, мәдәниятләре өйрәнелмәячәк. Әгәр закон проекты шул килеш кабул ителсә, күп халыкларның милләт буларак бетәчәген күзаллаган мөселман, поляк, фин депутатлары әлеге закон проекты мәсьәләсендә Думада зур  шау-шу күтәрәләр һәм бу мәсьәләне кат-кат  тикшерүгә куялар.

С. Максудиның Думада 1912 ел 3 март көнге мәҗлесендә пантюркизмга каршы сөйләгән нотыгы патша хөкүмәтен, аның мөселман халыкларына каршы алып барган милли сәясәтен гаепләү акты булып яңгыраган. Аның бу чыгышы Россиянең күренекле сәясәтчеләре, дәүләт эшлеклеләре, чит ил журналистлары алдында мөселман депутаты  буларак кына түгел, инде С. Максудиның өлгергән сәясәтче, татар милли хәрәкәте идеологларының берсе буларак та ясаган чыгышы ул.

III Думада мөселман депутатлары үзләре өчен иң мөһим дип саналган закон проекты булып дини бәйрәмнәр турындагы закон проектын санаганнар. Алар әлеге проектка  христиан  бәйрәмнәрен эш көне дип һәм Җомга көнен мөселманнар өчен ял көне итү турында өстәмә кертәләр. Бер генә мөселман һәм татар депутатын битараф калдырмаган әлеге мәсьәләнең вакытлы татар матбугатында да, Казан шәһәр думасы мәҗлесләрендә кат-кат күтәрелеп чыгуы — аның мөселман халыклары өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле, мөһим булганын күрсәтә. Әлеге мәсьәләнең асылында Россиядәге ике диннең дә бертигез хокуклы булуын, Ислам динен Православный дине белән бер дәрәҗәгә күтәреп һәм шул динне тоткан халыкларны бердәй хокукларга ия булуын хөкүмәтнең закон нигезендә тануын теләү һәм таләп итү ята.  Шулай ук Думада эчкечелеккә каршы закон проекты каралганда (1911 ел, 12 ноябрь) С. Максуди чыгыш ясый һәм:  “Ислам дине эчкечелекне тыя, әмма  хөкүмәт мөселман халыкларын эчәргә өйрәтә, чөнки ул үзе белән янәшә яшәгән мөселман халыкларына мәдәният түгел, аракы кертә. Башка дәүләтләрдә сәясәт белән мәдәният бергә бара, алар бер-берсен тулыландыралар, аклыйлар. Ләкин Россиядә хөкүмәт сәясәте белән мәдәният арасында уртаклык юк, алар янәшә, хәтта капма-каршы баралар. Буйсындырылган халыклар үзләренең сәяси йөзләрен югалталар, шуңа күрә башка илләрдә аларга мәдәният, мәгариф буенча  алга китәргә, үсәргә мөмкинлек бирелә. Ә без мөселманнарга рус хөкүмәте эчкечелектән башка бер нәрсә дә бирмәде. Шуңа күрә мин сезнең алда бу эше өчен хөкүмәтне гаеплим. Кабаклар ачканчы, безгә мәктәпләр ачарга ирек бирегез, мәдәният, мәгариф бирегез”, ди. Ш. Сыртланов исә С. Максудиның чыгышын хуплап, дин эшләре комиссиясенә бирелгән Череванский докладын тәнкыйтьли һәм  аның: “Мөселманнар эчми, ә бюджетка доход аракыдан керә, шуңа күрә мөселманнар мәктәп-мәдрәсәләр тоту өчен бюджеттан акча сорый алмыйлар”, дигән сүзләрен мәгьнәсезлек дип күрсәтә.

Дин эшләре буенча закон проектына төзәтмә керткәндә дә С. Максуди 1912 ел 11 январь чыгыш ясап: “Россия мөселманнарының бөтен рухи  һәм көндәлек тормышы , мәгарифе дини оешмалар белән бәйле, шуңа да, инде Екатерина II заманында законлаштырылган кагыйдәләрнең бүгенге көндә искергән булуы ап-ачык. Без инде кайчаннан бирле дини эшләребезне үзгәртеп коруга омтылабыз һәм рөхсәт сорыйбыз, ләкин һаман да рөхсәт ала алмыйбыз. Бу мәсьәлә III Думада хәл ителергә тиеш дип саныйм”, ди. Думаның 30 январь көнге мәҗлесендә гаскәргә алыну турындагы Уставка үзгәрешләр кертү мәсьәләсе карала һәм анда мөселман руханиларын да закон нигезендә, христиан дине руханилары шикелле, гаскәрилектән азат итү турындагы пунктны закон проектына кертү турында С. Максуди һәм А. Сыртлановлар чыгыш ясый.Нәтиҗәдә, әлеге төзәтмә Дума тарафыннан кабул ителә, закон проектына кертелә. һәм 1912 елдан башлап шушы закон нигезендә мөселман халыкларының да дин әһелләре хәрби хезмәттән азат ителә.

III Дәүләт думасы 1912 елның 9 июнендә ябыла. Бу Дума да мөселман халыклары өчен кирәкле, мөһим булган закон проектлары эшләми, 20 миллионлы мөселман дөньясы Россия империясендә һаман да икенче сортлы халык булып кала бирә. 

IV Дәүләт думасына С.Максуди, М.Тукаев кебек  милли җанлы, эшлекле кешеләр үтмәсен өчен җирле органнар барысын да эшли. С. Максуди, мәсәлән, күчемсез милке юк, дигән сылтау  белән выборщиклар исемлегенә кертелми.

IV Дәүләт думасы үзенең эшен 1912 елның 15 ноябрендә башлый. Мөселман фракциясендә бу Думада инде 6  гына депутат була. Болар — И. Әхтәмов, Г. Байтирәков, К. Тәвкилев, Г. Еникиев, М. Миңлегалиев һәм Бакудан М. Джафаровлар. Мөселман фракциясе каршында Бюро төзелә һәм белемле, милли җанлы кешеләр — Төньяк Кавказдан Ә. Цаликов, Уфадан Ш. Мөхәммәдьяров һәм Ә.-З. Вәлидиләр чакырыла.

I Балкан сугышы вакытында  Төркиянең җиңелүе Думаның рус депутатлары арасында славянчылык карашының үсүенә китерә, алар ачыктан-ачык исламның җиңелүе турында сөйлиләр Хөкүмәт Россия мөселманнарының Төркиягә  һәм дин кардәшләре булган төрек халкына  булган җылы мөнәсәбәтен  панисламизмның чагылышы дип карый. Мөселман зыялыларына, татар вакытлы матбугатына һөҗүмнәр көчәя. Шул сәбәпле Мөселман фракциясенең   хәле тагын да авырлаша, башка фракцияләр белән уртак тел табарга тырышу кыенлаша.

Мөселман зыялылары, Мөселман фракциясе, ниһаять, уку-укыту системасындагы үзгәртүләр, ягьни  милли мәгариф концепциясен эшләп бетерәләр. Г. Еникиев Мөселман фракциясе  Думага тәкьдим  иткән  бу концепция һәм аның мөселман дөньясы  өчен мөһимлеге турында чыгыш ясый. Үз чыгышында ул дөньяви (светский)  милли мәктәпнең үзенең махсус программасы, үз укытучылары булган, хөкүмәткә, ягьни мәгариф министрлыгына бәйсез  финанс чыганаклары ярдәменә яшәргә һәм  шул ук вакытта, традицион мәктәп-мәдрәсәләрнең  дә сакланырга тиешлеге, аларны  Дини эшләр идарәсенә тапшыру кирәклеге  хакында әйтә. Халыкка дини белем бирү системасын үзгәртеп коруны яклаган һәм күтәреп чыккан Мөселман фракциясе кадетлар фракциясе ярдәме белән1914 елның 28 мартында Оренбург диния нәзарәтенә укытучы, мөгаллимәләргә мәктәп-мәдрәсәләрдә укытучы исемен  бирә торган таныклыкны бирү хокукы  турындагы закон проекты әзерли. Ләкин проект закон чыгару комиссиясенә җибәрелә, эчке эшләр министры Н.А. Маклаков  әлеге тәкьдимне кабул итү мөмкин түгел, дигән җавап бирә. Шулай итеп, закон проекты Дума утырышында тикшерелүгә куелмый. I Дума утырышларында ук күтәрелгән Җир мәсьәләсе, көн тәртибендә тормаса да, ел саен еллык бюджет тикшерелгәндә,  әлеге мәсьәлә крестьян депутатлары тарафыннан кузгатылып торыла. 1914 елда финанс министрлыгының сметасын раслаганда И. Әхтәмов Уфа губернасындагы крестьян җир банкасының эшчәнлеге турында һәм башкорт җирләре белән спекуляция итү турында ачынып сөйли.

Мөселман фракциясе үзенең эшчәнлеген Думадан тыш та дәвам иткән. Мәсәлән алар дини эшләренең һәм мәктәп-мәдрәсәләрендәге уку-укыту системасын реформалаштыру буенча  Бөтенроссия мөселманнары сьездын оештыруга, чакыруга күп көч куялар. Сьезд 1914 елның 15 июнендә ачыла һәм 10 көн дәвам итә. Сьезда III Дәүләт думасы депутаты С. Максуди да катнаша. Ул сьездага әлеге үзгәртеп коруларның Программасын тәкьдим итә һәм төп докладны ясый. Сьезд Программаны тулысынча кабул итә.

Беренче Бөтендөнья сугышы башлану Думаның эшчәнлегенә тәэсир итми калмый, әлбәттә. Мөселман фракциясе исеменнәнән фракция рәисе К. Тәвкилев  мөселманнарның  сугышның җиңү белән тәмамлавына хөкүмәткә һәрьяклап ярдәм итәчәгенә ышандырган Белдерү белән чыга. Сьезд Россия мөселманнарын сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм комитетлары оештыру мәсьәләсен күтәрә һәм тиз арада Петроградта шундый комитет төзелә дә. Петроградтан кала икенче булып “Яралы  мөселман сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм” комитеты Казанда С. Максудиның абыйсы һади Максуди һәм мулла С. Иманколый тарафыннан оештырыла.
IV Думадагы либераль фракцияләр берләшеп сугыш аркасында илдә килеп туган сәяси, милли һәм икьтисади ситуацияне рәткә салу  һәм яңа революцияне булдырмый           
 калу өчен яңа хөкүмәт төзү кирәклеге турындагы фикерне күтәреп чыгалар. Думада шул максаттан чыгып, Прогрессивный блок төзелә. Блокка Дәүләт Думасының 236 депутаты, Дәүләт Советының  3 фракциясе керә.Әмма бу Блокка мөселман фракциясе чакырылмый. Моны  сәбәбе фракциянең аз санлы булуында һәм тавыш биргән вакытта, аларның тавышы хәлиткеч роль уйнамауда, икенчедән, фракциянең Төркиягә карата  сәясәттә октябристлар һәм кадетлар фракцияләренең  сәясәтен якламавында дип аңларга кирәктер. 

Ләкин әлеге Блок зур эшләргә өлгерми кала — Блок төзелүне кабул итмәгән Николай II 1915 елның 3 сентябрендә Думаны тарата. 1916 елның февралендә кабат эшли башлаган Думада Мөселман фракциясе үзенең катгый сүзен әйтә. Фракция әгьзалары бу утырышларда патша хөүмәтенең милли сәясәтен кискен тәнкыйтьләп берничә тапкыр чыгыш ясыйлар. И. Әхтәмов Дини эшләр департаментының һәм хөкүмәтнең сугыш вакытында мөселманнарга булган мөнәсәбәте, мөселман халыкларына каршы алып барылган пропагандасы һәм аларның хокукларын чикләгән эшләре турында җентекләп сөйли.

Бу инде татар депутатының Россиянең 1У Дәүләт думасында ясаган соңгы чыгыш була. 1917 елның 26 февралендә патша указы белән Дума таратыла.

Россия мөселманнары 1906 елдан 1917 елга кадәр эшләгән I—II—III—IV Дәүләт думаларына барлыгы 73 мөселман депутаты сайлап җибәрә алганнар, шуларның  30ы  татарлар булган. Россия Дәүләт думасына К.Тәвкилев 4, Г. Еникиев 3, С. Максуди 2  мәртәбә сайланганнар.

Үз вакытында Думадагы татар депутатларының эшчәнлекләре татар вакытлы матбугаты битләрендә  Ф. Туктаров, Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Ш. Әхмәдиевләр һ.б.  аяусыз тәнкыйтьләнгәннәр, алар эшсезлектә, наданлыкта, куркаклыкта гаепләгәннәр.    

Чыннан да, татар һәм мөселман депутатлары Дәүләт думаларында зур эшчәнлек тә күрсәтә һәм теге яки бу закон проектларын  үз файдаларына кабул да иттертә алмыйлар. Чөнки, беренчедән,  алар башка партияләрнең фракцияләре алдында бик аз санлы  һәм көчсез булсалар, икенчедән, мөселман депутатларының күбесе сәясәттә беренче адымнарын  гына ясыйлар әле. Татар депутатларының, Мөселман фракциясенең Россия думаларында эшләве, анда  закон проектлары эшләнгәндә мөселман халыкларының мәнфәгатьләрен кайгыртып, хокукларын яклап һәм тигез хокуклар таләп итеп ясаган чыгышлары белән  Россиядә  яшәгән барлык халыкларга һәм дөнья җәмәгатьчелегенә Россия империясендә татар дигән халыкның да барлыгын һәм аның да Россия сәясәтендә, икьтисадында үз урыны булырга тиеш дигән фикерне җиткерү әле ул. Шуңа да, татар депутатлары “Иттифак әл-мөслимин” партиясе программасы нигезендә эш иткәннәр һәм  алар татар эсерлары, социал-демократлары теләгәнчә, радикаль адымнар ясамаганнар, булган мөмкинлектән файдаланып,”юрганына күрә аяк сузып”, үзләренең  бар булган белемнәрен, сәләтләрен, вакытларын милләткә хезмәткә багышлаганнар. Алар татар милләте һәм мөселман халыклары өчен сәяси, милли, икьтисади хокукларга революцион юл белән кан коеп түгел, ә бары тик законнар нигезендә генә ирешергә мөмкин дигән фикердә торганнар һәм шул юлда эшләгәннәр.

Фәридә Гаффарова, 

Татарстан фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты.                                                           
 

Фото биредән алынды